news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдрәсә ректоры: Зират – вәгазь сөйли торган урын түгел, килүебез – үзе вәгазь

Мәдрәсә ректоры: Зират – вәгазь сөйли торган урын түгел, килүебез – үзе вәгазь
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында мөселман зыялыларын искә алу мәрасиме булды. Биредә билгеле әдипләр, дин әһелләре һәм Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе шәкертләре катнашты.

«Без Яңа татар бистәсенең иске зиратына җыелдык. Аллаһның рәхмәте белән, без быел 26нчы тапкыр монда җыелабыз. Алдагы елларда да бу гамәл дәвамлы булсын иде. Зират – вәгазь сөйли торган урын түгел. Монда килүебез – үзе бер вәгазь! Һәр ел саен мондый чара үтү – үзе бер изге традиция. Һәр ел 2 май көнне биредә очрашабыз», – диде мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

Чара барышында мәдрәсә шәкертләре 12 бөек шәхеснең кабере янында дога укыды. Бу каберләренең чардуганнарына QR-код урнаштырылган. Код ярдәмендә әлеге урында җирләнгән шәхес хакында мәгълүмат белән танышып була.

«Бик изге чара. Милләтнең аңын, телен, динен саклап калуда бу гамәлнең роле бик олуг. Нәрсәсе белән әһәмиятле? Без бүген өйдән чыгып киткәндә балаларыбыз, оныкларыбыз кая баруыбызн сорый. Аларга аңлатабыз, сөйлибез. Алар өчен мөһим. Үткәнебезне белмәсәк – тормышны алга таба дәвам итәргә бик авыр. Кая гына барсак үз милләтебезнең руханиләре, сәнгатькәрләре белән горурланып яшәргә тиешбез», – диде күренекле драматург, прозаик, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Данил Салихов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Данил Салихов ассызыклавынча, мәрхүмнәргә затлы-затлы кабер ташлары кирәк түгел. Алар рухына багышлап Коръәннән аятьләр уку күпкә хәерлерәк күренеш. Ул шулай ук QR-код белән булган заманча яңарышка да уңай карашта булуын, яшь буын өчен әһәмиятлеген әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чарада катнашучылар бер-берсе белән аралашып, әрвахлар турындагы хатирәләрен яңартты. Ахырдан чара мәдрәсә бинасында, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән очрашу форматында дәвам итте.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100