news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яңа Чәчкап мәктәбе директоры: Авылда шагыйрь Әхмәт Рәшиткә бюст куясы иде

Яңа Чәчкап мәктәбе директоры: Авылда шагыйрь Әхмәт Рәшиткә бюст куясы иде
Гөлүзә Ибраһимова

Буа районы Яңа Чәчкап авылы мәктәбе директоры Рөстәм Бикмуллин шагыйрь Әхмәт Рәшиткә авылда бюст куярга кирәк, дигән фикердә. 

«Авылда Әхмәт Рәшитнең бюстын булдыру бик әйбәт булыр иде. Без бу темага авыл җирлеге башлыгы белән дә сөйләшкән идек. Киләчәктә тормышка ашырырга уйлыйбыз», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Директор мәктәпкә шагыйрьнең исемен бирү турында фикерләр булуын әйтте.  

«Мәктәпкә Әхмәт Рәшитов исемен бирергә, дигән фикер дә туган иде. Безнең перспектива сөендерерлек түгел. Ел саен укучылар саны кими. Үткән елга кадәр урта мәктәп идек, быелдан 9 сыйныф кына калды. Мәктәптә 36 бала укый, 15 укытучы белем бирә», – диде ул.

Кичә мәктәптә Әхмәт Рәшит имемендәге «Кояшлы ил» VII республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100