news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чәчкап авылы мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит истәлегенә фәнни-гамәли конференция узды

Яңа Чәчкап авылы мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит истәлегенә фәнни-гамәли конференция узды
Гөлүзә Ибраһимова

Буа районы Яңа Чәчкап авылы урта мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит имемендәге «Кояшлы ил» VII республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.

Мәктәп директоры Рөстәм Бикмуллин сүзләренчә, бәйгедә 116 бала катнаша.

«Бу конференция традициягә әйләнде. Әхмәт Рәшит исән вакытта аның белән аралашу, күрешү максатыннан оештыра башлаган идек. Аның вафатыннан соң да бу традицияне туктатмадык. Без һәр балага дипломнар бирәбез. Киләсе елда мәктәпнең 100 еллыгы була, шуңа конференцияне тагын да зуррак итеп үткәрергә телибез», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Конференциядә 4 секция эшләде. Шигырь һәм әдәби әсәрдән өзек сөйләү буенча 5-11 сыйныф укучылары өчен «Язмышым - шигырьләремдә», башлангыч сыйныфлар өчен «Тел күрке - сүз» секцияләре булды. Фәнни секцияләр: «Язучылар иҗатында туган илгә мәхәббәт» һәм «Сәнгатьтә укытучы образы».

Конференциягә Апас, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы районнары, Казаннан укучылар килгән иде. Аларның чыгышларын Казаннан кайткан шагыйрьләр, журналистлар бәяләде. Алар арасында Йолдыз Шәрәпова, Шәмсия Җиһангирова, Марат Закир, Фәнил Гыйләҗев, Энҗе Хөсәенова, Азат Тимершәех, Рифат Сәлах, Фаил Гыймадов бар иде.

Балалар шагыйре Йолдыз Шәрәпова Әхмәт Рәшит исән вакытта ук бу чарада катнаша башлаган.

«Балалар остара бара, телләре шомара. Укучылар бүгенге көнгә туры килә торган шигырьләрне сайлаган. Шигырьләрне аңлап сөйләүләре күренеп тора. Бу конференция балаларга язучылар белән күрешү өчен зур мөмкинлек тә булып тора», - диде ул.

Шагыйрь Рифат Сәлах мәктәп укучыларында булган хаталарны да әйтте.

«Башка елларда фәнни секцияләрдә дә жюри булырга туры килде. Бүген шигырь тыңладым. Әлбәттә, типик хаталар да бар. Басымны дөрес ясамау, дөрес интонация сайламау, авазларны дөрес әйтмәү кебек хаталар очрый. Шулай да бүген үк республика дәрәҗәсенә чыгарырлык талантлы балалар бар», - диде ул "Татар-информ" журналистына.

  • Шагыйрь, публицист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшит 1936 елның 25 мартында Буа районы Яңа Чәчкап авылында туган. 
  •  Әхмәт Рәшитнең «Ясалма кеше» исемле беренче шигыре 1952 елда «Чаян» журналында басыла. Нигездә публицистик поэзия өлкәсендә эшләүче шагыйрь берничә күләмле поэма, «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк» кебек популяр җырларны иҗат итә, күп кенә шигъри җыентыклар бастырып чыгара.
  • 2020 елның 24 сентябрендә вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100