Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яман шештән вафат булган Вәлид Ильясовны иртәгә Сочида җирлиләр
Сочи татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесенә быел 80 яшь тулган иде.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар өлкәсе Сочи шәһәре татарларының милли һәм дини лидеры, Сочи шәһәре мөселманнарының «Ясин» дини оешмасы рәисе Вәлид Ильясов яман шеш авыруыннан вафат булган. Аны иртәгә, 24 июньдә, Сочида җирләячәкләр.
- Бүген кич Сочи татарларының милли лидеры Вәлид Ильясов вафат, дип язган идек.
«Вәлид Ильясовта онкологиянең дүртенче стадиясе иде. Аның Сочида яшәүче татарлар тормышына керткән өлешен бәяләп бетергесез. Аның ярдәме белән Сочида „Минем Россия“ мәдәни-этник үзәгендә татар павильоны ачылды. Татарлар өчен Вәлид әфәнде кебек янып йөргән, тырыш, зыялы шәхес күргәнем юк иде. Аның урынына кем буласын күз алдына да китерә алмыйм. Вәлид әфәндегә 80 яшь иде», — диде Сочиның «Моя Россия» мәдәни-этник үзәге хезмәткәре Гүзәл Дасаева.
Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов Вәлид Ильясовны Сочида җирләячәкләрен әйтте.
«Татарлар өчен янып йөргән Вәлид абыйны соңгы юлга озату иртәгә Сочи шәһәренең Дагомыс урамындагы 60 йортта узачак», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Вәлид Ильясов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында кагыйнамә чыкты.
«Вәлид Мәхмүт улы озак еллар Сочи шәһәре мөселманнары җәмгыятен җитәкләде. Аның хезмәтләре нәтиҗәсендә „Ясин“ дини оешмасы төбәктә исламның рухи-әхлакый кыйммәтләрен, мәгърифәтчелек, татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрне саклау учагына әверелде», — диде ул.
Вәлид Ильясов 1941 елда Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә туган. 1968 елдан бирле Сочида яши һәм төрле вазифаларда эшли.1994 елда Сочи шәһәрендә мөселманнарның дини оешмасы барлыкка килә. Аңа беренче рәисе Равз Рамазанов һәм Вәлид Ильясов нигез сала.
Вәлид Ильясов 2010 елда Сочи татарлары җитәкчесе итеп сайлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз