news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочи татарларының милли лидеры Вәлид Ильясов вафат

Вәлид Ильясов 2010 елда Сочи татарлары җитәкчесе итеп сайланган.

Сочи татарларының милли лидеры Вәлид Ильясов вафат
http://www.dumrf.ru

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Краснодар өлкәсе татарлары Сочи шәһәре татарларының милли һәм дини лидеры, Сочи шәһәре мөселманнарының «Ясин» дини оешмасы рәисе Вәлид Ильясов вафат булуын хәбәр итте.

Вәлид Ильясов Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә туган. 1968 елдан бирле Сочида яши һәм төрле вазифаларда эшли. Ул үзен Сочи кешесе дип саный, дип язалар Краснодар татарларының инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә.

1994 елда Сочи шәһәрендә мөселманнарның дини оешмасы барлыкка килә. Аңа беренче рәисе Равз Рамазанов һәм Вәлид Ильясов нигез сала.

Вәлид Ильясов 2010 елда Сочи татарлары җитәкчесе итеп сайлана. «Ул Көньяк федераль округта милли һәм дини оешма җитәкчеләре арасында иң дәрәҗәле, белемле һәм тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе иде», диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100