news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яман шештән вафат булган Вәлид Ильясовны иртәгә Сочида җирлиләр

Сочи татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесенә быел 80 яшь тулган иде.

Яман шештән вафат булган Вәлид Ильясовны иртәгә Сочида җирлиләр
Россия Мөфтиләр шурасы сайты

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар өлкәсе Сочи шәһәре татарларының милли һәм дини лидеры, Сочи шәһәре мөселманнарының «Ясин» дини оешмасы рәисе Вәлид Ильясов яман шеш авыруыннан вафат булган. Аны иртәгә, 24 июньдә, Сочида җирләячәкләр.

«Вәлид Ильясовта онкологиянең дүртенче стадиясе иде. Аның Сочида яшәүче татарлар тормышына керткән өлешен бәяләп бетергесез. Аның ярдәме белән Сочида „Минем Россия“ мәдәни-этник үзәгендә татар павильоны ачылды. Татарлар өчен Вәлид әфәнде кебек янып йөргән, тырыш, зыялы шәхес күргәнем юк иде. Аның урынына кем буласын күз алдына да китерә алмыйм. Вәлид әфәндегә 80 яшь иде», — диде Сочиның «Моя Россия» мәдәни-этник үзәге хезмәткәре Гүзәл Дасаева.

Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов Вәлид Ильясовны Сочида җирләячәкләрен әйтте.

«Татарлар өчен янып йөргән Вәлид абыйны соңгы юлга озату иртәгә Сочи шәһәренең Дагомыс урамындагы 60 йортта узачак», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Вәлид Ильясов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында кагыйнамә чыкты.

«Вәлид Мәхмүт улы озак еллар Сочи шәһәре мөселманнары җәмгыятен җитәкләде. Аның хезмәтләре нәтиҗәсендә „Ясин“ дини оешмасы төбәктә исламның рухи-әхлакый кыйммәтләрен, мәгърифәтчелек, татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрне саклау учагына әверелде», — диде ул.

Вәлид Ильясов 1941 елда Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә туган. 1968 елдан бирле Сочида яши һәм төрле вазифаларда эшли.1994 елда Сочи шәһәрендә мөселманнарның дини оешмасы барлыкка килә. Аңа беренче рәисе Равз Рамазанов һәм Вәлид Ильясов нигез сала.

Вәлид Ильясов 2010 елда Сочи татарлары җитәкчесе итеп сайлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100