news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якындагы ике елда Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы артачак

Уртача хезмәт хакы 22,8 меңнән 30 мең сумга кадәр артырга тиеш.

Якындагы ике елда Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы артачак
Владимир Васильев

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Якындагы ике елда Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 22,8 меңнән 30 мең сумга кадәр артырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ведомство җитәкчесе Марат Әхмәтов хәбәр итте.

"Хезмәт хакы 22,8 мең сум булганда, ул икътисад буенча уртача 34 мең сум тәшкил итә. Аена 15 мең сум белән эшчеләрне тотып калып булмый. Әгәр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын башка тармаклар белән тигезләмәсәк, тармакка җәлеп итәргә кыен булачак. Шуның өчен авыл хуҗалыгында хезмәт хакы арту темпларын арттырырга кирәк. Якындагы ике елда Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 22,8 меңнән 30 мең сумга кадәр артырга тиеш, - диде ул.

Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов тармакта хезмәт хакын үз вакытында түләүнең мөһимлеген дә ассызыклады. Ул хезмәт хакын арттыру һәм үз вакытында түләү мәсьәләләре алга таба да контрольдә булачак, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100