news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутиянең дизайн көллияте юбилеенда саха халкының утка бәйле дини йолаларын күрсәттеләр

Якутиянең дизайн көллияте юбилеенда саха халкының утка бәйле дини йолаларын күрсәттеләр
Рәмис Латыйпов

Саха-Якут Республикасы башкаласы Якутск шәһәрендә технология һәм дизайн көллиятенең 25 еллык юбилеенда тимер кою традицияләренә багышланган семинар узды. Шушы ике чараның тантаналы ачылышы саха халкының дине – тәңречелеккә бәйле йолалар белән башланып китте.

Ак төстәге милли киемнән киенгән алгысчыт саха телендә изге теләкләрен әйтте. Тәңречелек дине буенча алгысчыт – шаман түгел, ул дини йолаларны уздыручы, яхшы көчләрдән – ияләргә изге теләкләр җиткерүче санала. Алгысчыт чыкканчы ук махсус тимер савытка йомычкалар, шырпы, милли ризык – белен һәм махсус әзерләнгән май, ат кылыннан эшләнгән, саха халкының саклагыч әйбере саналган әйбер чыгарып куйганнар иде.

Алгысчыт теләкләрен укыгач, йомычкаларга ут төртте һәм шунда коймак, май салды. Бу тәңречелектәге иң зур көч – утка корбан китерү, ут кешеләргә яхшы нияттә булсын өчен, аны да «ашату» дип әйтергә була. Йомычкалар да, гадәттә, яшен суккан агачтан әзерләнә - башка дөньядагы көчләр шушы агач аша элемтәгә чыккан санала. Алгысчыт йомычкаларны яндыргач, залдагы бар кеше дә басты – бу хөрмәт билгесе санала.

Алгысчыт утка бәйле йоланы уздыргач, саха кубызы – хомус уйнадылар. Милли киемнәрдәге кызлар кунакларга саха милли белен һәм май татып карарга тәкъдим итте.

Якутиядә алгысчытларны әзерләү дәүләт дәрәҗәсендә булмаса да, бу юнәлеш милли традицияләрне саклауда әһәмиятле адым булып санала. Алгысчытлар барлык әһәмиятле милли чараларда чыгыш ясый.

Тантаналы ачылышта көллият студенткасы Амалия Ширяева милли уен коралы – барабан - күпсүр какты. Ул милли уен коралларында уйнаучыларны әзерләүче атказанган артистлар – Клавдия һәм Герман Хатылаевлар мәктәбендә 2014 елдан бирле шөгыльләнгән.

Амалия чит төбәкләрдә дә чыгыш ясаган. Ул барабан какканда күңелеңне бирергә, бөтен җаның-тәнең белән бирелергә кирәген әйтте. «Уйнаганда көч килә, алга таба да уйныйсы килә», - ди Амалия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100