news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутиядә студентларга рудадан тимер алу традицияләрен күрсәттеләр

Якутиядә студентларга рудадан тимер алу традицияләрен күрсәттеләр
Рәмис Латыйпов

Якутск тимерчеләре һәм галимнәр дымлы өретү ысулы белән (сыродутная выплавка стали) рудадан тимер алу традицияләрен студентларга күрсәттеләр. Семинар практикум бүген Якутск шәһәренең “Россия – минем тарихым” тарихи паркында узды. Аны Якутиянең технология һәм дизайн көллияте, Саха Республикасының тимерчеләр берлеге һәм “Россия – минем тарихым” тарихи паркы бергә уздырды.

Оештыручылар тантаналы ачыш вакытында тимер эретү мичләренең саха-якут халкының борынгыдан килгән традицияләренең бер өлеше икәнен театральләштергән тамаша рәвешендә күрсәтте.

Тимерче Александр Данилов В.П. Ларионов исемендәге Төньяк физика-техника проблемалары институтының тимер эретү һәм металлургия бүлегендә эшли. Ул саха халкының тимер эретү мичләре 15-16 гасырларда табылганын сөйләде. Соңгы елларда бу традиция бөтенләй кулланыштан төшеп калган булган. Данилов саха халкының бу традицияләре турында 2008 елда мәгълүмат җыя башлаган, үзе ясаган мичтә бер елдан тимер эретүгә ирешкән. 

  • Тимер 1539 градуста гына эри. Дымлы өрдерү алымы вакытында температура мич авызында 800, күрек өргән урында 1200 градуска күтәрелә, тимер эреми, окисьтан яңадан кайтарыла. 


Тимерчеләр килгән кунакларга һәм студентларга үзләре ясаган мичтә рудадан тимер эретеп күрсәттеләр. Кувшин рәвешендәге мичтә агач күмере яндырыла, аңа даими рәвештә күректән һава өрдереп торалар. Бу – озакка сузылган четерекле эш, температураны төшерергә дә, күтәрергә дә ярамый. Күректә өрдереп торучы бу процессның 4-5 сәгатькә сузылуын әйтте, күрекне даими кудырып торып армас өчен алар алышып эшлиләр. 

Көрән тимер рудасы лимонит составында 40-50 процент тимер була дип сөйләде алар. Бу руданы борынгы якутлар җыйган урыннардан ук – Якутск шәһәре яныннан җыйганнар. “Европада да хәзер шушының белән мавыгалар”, - диде тимерче. Данилов әйтүенчә, агач күмере генә кулланырга ярый, ташкүмер начар катнашмалар бирә. 

Тимер рудасы

Фото: © Рәмис Латыйпов

Тимерче Василий Герасимов “Татарстанда да шундый мич ясарга кирәк”, дигән тәкъдим әйтте. “Сезнең бабаларыгыз да төркиләр бит, Алтын Урда вакытында шулай тимер ясаган. Кылыч, башка хәрби кораллар ясаганнар”, – ди ул. Герасимов Россиядәге Кемерово шәһәре һәм Төркиянең Кемеры “күмер” сүзеннән чыккан, анда төркиләр тимер эреткәннәр дигән фикердә.

Василий Герасимов бу шөгыль белән 2011 елдан бирле мавыга. Аның әйтүенә, мондый технология белән эшләгән барлык мичләр дә бер рәвешлерәк. Әмма менә якут мичләрендә күрекне ике куллап өрдерә торган булган, ди ул. “Бу традицияләрне саклау, безнең балалар, оныкларга тапшыру өчен кирәк”, - ди тимерче. 

Герасимов бары тик шушы ысул белән генә чиста тимер табып була дип саный. “Тимерне теләсә кайсы кибеттән сатып алып булган заманда бу ни өчен кирәк?” дигән сорауга аның җавабы шундый. “Бу - минем фикерем, әмма шушы ысул белән генә чиста тимер табып була. Ә кибеттә инде чиста тимер юк анда. Японнар чиста тимер коралларны шулай ясаган. Ә сәнәгатьтә табылган тимердә катнашмалар – черемәсен, ялтырасын, бөгелсен өчен хром, никель, башкасын кушалар. Чиста тимер монда гына”, - ди тимерче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100