news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутиянең беренче Президенты вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

Якутиянең беренче Президенты вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты
Саха Республикасы (Якутия) башлыгының телеграм-каналы

Якутиянең беренче Президенты Михаил Николаев вафат булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты.

«Михаил Николаев Якутияне авыр елларда җитәкләде. Ул талантлы сәясәтче, аның тормышы кешеләргә, туган республикасына һәм илгә хезмәт итүгә багышланган», диелә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Саха Республикасының хәзерге башлыгы Айсен Николаевка кайгы уртаклашу телеграммасында.

«Татарстанлылар һәм шәхсән үзе исемемнәнә Саха (Якутия) Республикасының беренче Президенты Михаил Ефимович Николаевның вафат булуына бәйле рәвештә тирән кайгыгызны уртаклашуыбызны белдерәм. Үз гомерен кешеләргә, туган республикасына һәм илгә хезмәт итүгә багышлаган абруйлы төбәк лидеры, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе һәм талантлы җитәкче арабыздан китте», — диелә телеграммада.

Рөстәм Миңнеханов Михаил Николаевның Якутиянең тотрыклылыгын саклауга һәм үсешенә, аның халкының иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертүен ассызыклады. «Якутия халкы Михаил Ефимовичны һәрвакыт тирән хөрмәт һәм ихтирам белән искә алачак дип ышанам», – ди Татарстан Рәисе.

Ахырда ул Николаевның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашуын җиткерүне сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100