news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутиянең беренче Президенты Михаил Николаев вафат

Якутиянең беренче Президенты Михаил Николаев 85 яшендә вафат булган. Ул республиканы 1991 елдан 2022 елга кадәр җитәкли.

«Саха (Якутия) Республикасының беренче Президенты, бөек кеше, тирән хөрмәткә ия Михаил Ефимович Николаевның йөрәге тибүдән туктады», — дип язган үзенең телеграм-каналында төбәкнең хәзерге башлыгы Айсен Николаев.

Аның сүзләренчә, Михаил Николаев кешеләр күңелендә үз халкы мәнфәгатьләре белән яшәгән принципиаль, көчле һәм нык ихтыярлы кеше, сәясәтче буларак истә калачак.

5 августтан 8 августка кадәр төбәктә матәм көннәре игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100