news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутия Сабантуенда батыр калган Руслан Рафиков Президент призы – квадроцикл откан

Якутия Сабантуенда батыр калган Руслан Рафиков Президент призы – квадроцикл откан
https://tatar-congress.org

Якутиядән Сабантуй батыры булып кайткан Руслан Рафиков көрәшче карьерасындагы иң зур бүләген – Татарстан Президенты призы булган квадроциклны откан.

«Якутиядә ярышлар барган көннәрдә миңа 30 яшь тулды. Әлеге Сабантуйда абсолют батыр калып мин үземә зур бүләк ясый алдым», – диде Руслан «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Якутиядә Татарстан көннәре кичә саха халкының милли бәйрәме Ысыах белән төгәлләнде. Ысыах кысаларында Татарстан сәнгатькәрләре һәм көрәшчеләре милли Сабантуйны да күрсәтте.

Якутия саха һәм Татарстан көрәшчеләре арасында оештырылган ярышларның да нәтиҗәсе Сабантуй мәйданында билгеле булды – милли көрәштә абсолют батыр булып Татарстанның Балтач районы егете Руслан Рафиков калды.

«Саха егетләре таза көрәшчеләр, аларның җиңелүе безнең милли көрәш кагыйдәләрен белеп бетермәүдә. Ә мин үзем алар көрәшендә көрәшмәдем, башка егетләр көрәште. Мин татар көрәшенә дип килгән идем», – диде Руслан ярышлар турында аңлатып.

Руслан – көрәшче улы, башлангыч класстан бирле көрәшә. «Җиңүләр дә, җиңелүләр дә булды, травма алып ике ел туктап тордым. Хәзер ныклап шөгыльләнә башладым һәм быел Болгар җыенында дөнья кубогында җиңдем», – дип үзенең көрәш тарихы белән таныштырды ул.

Үзе әйтүенчә, Руслан Рафиков Сабантуйларда елга дүрт-биш тәкә ота. Әмма әле машина отканы булмаган. Квадроцикл аның иң зур бүләге. Әлегә призы Якутиядә калган. Ул үзе Татарстан делегациясе составында самолет белән кайтты. Ә квадроциклны оештыручылар Якутиядән кайтарачаклар.

  • Якутиягә Татарстаннан унөч спортчы килгән: тугыз көрәшче, бер тренер һәм хөкемдарлар.
  • Якутиядә Татарстан көннәре үтте. Татарстан делегациясе Якутиягә ике самолет белән килде. Делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Кичә Татарстан көннәре Ысыах саха милли бәйрәме белән төгәлләнде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100