news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчылары Якутиядән җиңеп кайтты

Татарстан спортчылары Якутиядән җиңеп кайтты
https://tatar-congress.org/

Якутиядә Татарстан көннәрендә катнашкан көрәшчеләр Якутиядән җиңүләр белән кайттылар. ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җитәкчелегендә Якутиядә көрәшкән егетләр командасы утырган самолет өч сәгать элек Казан аэропортына төште.

«Саха халкының үз көрәше хапсагай дип атала. Аның безнең көрәштән аермасы шул – келәмгә кайсы җирең тисә дә – бармагыңмы, кулыңмы, борыныңмы, җилкәңме, аягыңмы – оттырасың. Безнең егетләр беренче көнне аларча көрәште. Икенче көнне алар белән безнең көрәш буенча көрәштек. Алар көрәшендә алар җиңде, безнең көрәштә без җиңдек», – диде Хәлил Шәйхетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә Якутиядәге көрәш нәтиҗәләре белән таныштырып.

«Өченче спорт төре булып ГТО уеннары булды – турник, йөгерү. Безнең егетләр анда да җиңде. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча без беренче урында. Менә шундый дуслаштыра торган уеннар булды», – диде ул.

Ярышлар Якутск шәһәренең спорткомплексында узган. Анда Якутия Республикасының спорт министры Леонид Спиридонов һәм Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашкан.

Спортчылар Якутия ягыннан ярышларның бик әйбәт оештырылуын билгеләп үтә. «Ярышларны тамаша кылырга кеше бик күп килгән иде. Аксакаллар көрәшчеләргә көч биреп торды», - диләр спортчылар.

Бүген Якутиянең Ысыах милли бәйрәме кысаларында Татарстан Республикасы үз Сабантуен уздырды. Анда татар милли көрәшенең финал ярышлары булды.

Әлеге ярышларда Татарстаннан килгән көрәшчеләр генә көрәшкән. Чөнки сахалар инде төшеп калган булган. Әлеге көрәштә Балтачтан Руслан Рафиков абсолют батыр калган. Ул 100 кг авырлык үлчәмендә көрәшә. Руслан Рафиков Татарстан Президент тарафыннан куелган - бүләк квадроцикл белән бүләкләнгән.

Фото: © https://tatar-congress.org/

«Казанда якут көннәре вакытында без дә шулай оештырган идек. Ике министрлык килешү төзедек. Алар безгә ирекле көрәш буенча, шулай ук, бокс, йөзү буенча күнекмәләргә, сборларга киләчәкләр», – ди Хәлил Шәйхетдинов.

Август азагында Казанда I Россия спартакиадасы көтелә. Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, әлеге спорт чарасына Якутия делегациясе дә катнашачак. Аларның әлеге чараны карарга һәм өйрәнергә дә киләчәк.

  • Якутиягә Татарстаннан унөч спортчы килгән: тугыз көрәшче, бер тренер һәм хөкемдарлар.
  • Якутиядә Татарстан көннәре үтте. Татарстан делегациясе Якутиягә ике самолет белән килде. Делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Бүген Татарстан көннәре Ысыах саха милли бәйрәме белән төгәлләнде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100