Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Якутиядә беренче тапкыр узган Сабантуй батыры билгеле
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Саха (Якутия) Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды. Ул Якутиядә мондый масштабта беренче тапкыр үткәрелә. Татарстанның Балтач районы егете Руслан Рафиков Сабантуйның абсолют батыры булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм башка кунаклар катнашты.
Якутия халкы һәм кунаклары өчен берьюлы ике бәйрәм – якутларның җәйге традицион «Ысыах» бәйрәме һәм кыр эшләре тәмамлануга багышланган «Сабантуй» бәйрәме уза. Сабан туе милли уеннар, татарча көрәш, җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды.
Тагын бер кызыклы вакыйга милләттәшләребезне сөендерде – Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаевның тормыш иптәше татар халкының милли ризыгы «Кыстыбый» пешереп, ирен сыйлауны Сабан туена җыелган тамашачы бик хуплап кабул итте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз