Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ябык әдәби конкурсда җиңеп чыккан өч роман да «Казан утлары»нда басылачак
«Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә әдәби конкурска нәтиҗә ясалды.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты карамаганыдагы Татар телен саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән ябык әдәби конкурста җиңгән әсәрләр барысы «Казан утлары» журналында бастырылырга лаек дип саный Ркаил Зәйдулла.
«Безнең кәгазьгә язылмаган бәяләү бизмәне дә бар — бу әсәрне «Казан утлары“нда бастырып буламы. Җиңгән әсәрләр барысы да бу журналда чыгарылырга лаеклы», — диде ул әдәби конкурска багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.
«Романнар» жанрында җиңеп чыккан әсәрләрнең икесе — I урын алган Зөлфәт Хәким романы һәм III урын алган Равил Сабыр әсәре быел «Казан утлары»нда басылачак. Фирдүс Гыймалетдиновның II урын алган «Үзбәк хан» романы киләсе елга басылыр дип көтелә. Чөнки быел шул ук авторның башка романы басыла башлады.
Ул конкурста җиңеп сыккан әсәрләрне тәрҗемә итү турында уйланылачагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз