news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ябык әдәби конкурсының роман жанры җиңүчеләре билгеле

Жюри әгъзалары романнарның югары сыйфатлы булуын ассызыклый.

Ябык әдәби конкурсының роман жанры җиңүчеләре билгеле
Фото: Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ябык әдәби конкурсының роман жанры җиңүчеләре билгеле. Бүген Язучылар берлегендә җиңүчеләрнең исемнәре язылган конвертлар ачылды.

Беренче урында «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» романы белән Зөлфәт Хәким булып чыкты.

Икенче урында «Урда ханы Үзбәк» романының авторы Фирдүс Гыймалетдинов иде.

Өченче урын алган «Фәхрине үтереп ташладылар» романының авторы — Равил Сабыр.

«Роман» номинациясендә җиңүчеләргә:

  • I урын — 500 000 сум
  • II урын — 400 000 сум
  • III урын — 300 000 сум

Жюри әгъзалары югары таләпләргә җавап бирә дип биш романны сайлап алган булган. Ə барлыгы конкурска унбиш роман килгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100