Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңадан чәчелгән басулар уҗым культурасы кебек үк уңыш бирмәячәк – Марат Әхмәтов
Министр технологияләр югары булган урыннарда уҗым культуралары исән калганын әйтте.
(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Һәлак булган уҗым басуларына яңадан сабан культуралары чәчү яхшы уҗым культурасы кебек үк уңыш бирмәячәк. ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул фикердә. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде.
- Татарстанда 150 мең га мәйданда уҗым культуралары һәлак булган. Зыян 1,5 млрд сум дип бәяләнә.
“Практика күрсәткәнчә, уҗым культуралары уңышы сабан культураларыныкына караганда күпкә югарырак. Сабан культуралары өчен яңадан чәчелгән уҗым басулары уҗым культурасы кебек үк уңыш бирмәячәк. Бик яхшы һава шартлары булганда гына сабан культуралары калышмаска мөмкин. Моның өчен йомшак яз, яңгырлы җәй кирәк”, - диде министр.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, сабан культуралары чәчү өчен яңадан 1,5 млрд сумлык чыгымнар кирәк булачак. “Басуларның бер өлеше яңадан чәчеләчәк, күп эш башкарылды. Орлык дымлы туфракка эләгеп, яхшы тишелеп чыксын өчен әлегә туфракта дым бар”, - диде ул.
“Бүген яңадан чәчү чыгымнарын кайтару мәсьәләсе каралмый, һичьюгы, үлгән мәйданнар буенча югалтуларны йомшарту өчен ниндидер чыганакларын табасы иде”, - диде министр. Ул һәлак булган мәйданнарда көзге арыш уҗым бодаена караганда яхшырак исән калганын әйтте. “Иртәрәк бик яхшы тишелеп чыккан, кышка әзерләнгән уҗымнар исән калган”, - диде Әхмәтов.
Ресурслар белән тәэмин ителгән урыннарда уҗым культуралары исән калган. Бу күбрәк Зәй, Сарман, Тукай, Минзәлә, Азнакай районнарына кагыла. “Бу “Агросила” эшли торган зоналар, бу инвесторның технологияләре югары. Ләкин анда да югалтулар бар, бәлки, кайдадыр, технологияләр тулысынча үтәлмәгәндер. Тулаем алганда, технологияләр югары урыннарда тулысынча үлгән культуралар бик аз”, - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз