news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа уку елында тәрбия буенча якынча программалар эшли башлаячак

“Белем бирү һәм тәрбия янәшә барырга тиеш”, - диде РФ мәгариф министры урынбасары.

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Башлангыч, гомуми һәм урта белем системасы өчен тәрбия буенча якынча программалар 2019 елның сентябреннән сынау режимында эшли башлаячак. Бу хакта бүген “Казан Экспо” үзәгендә “Тәрбия - белем бирү сыйфатын күтәрү факторы” темасына республика август киңәшмәсендә РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина әйтте.

Аның сүзләренчә, хәзер шушы программалар өчен пилот мәктәпләр билгеләнә. “Теләге булган һәр мәктәп бу процесста катнаша ала. Башка мәктәпләрдә 2020-2021 уку елында гамәлгә кертеләчәк”, - диде ул. Ирина Потехина мәгариф һәм тәрбия янәшә барырга тиешлеген искәртте.

“Бүген укытучы яңа каршылыклар белән очраша. Сораштыруларда “педагогларга нинди белем җитми” дип сораганда, беренче урында замана яшүсмеренең психологиясе турында белемгә ихтыяҗны әйтәләр. Педагогка күп кенә сорауларны ялгызы гына хәл итү авыр, шуңа социаль педагог, психолог-педагоглар, ата-аналар белән тыгыз элемтәләр урнашуын телибез”, - ди министр урынбасары.

Ул, фәнни институтлар белән берлектә, ата-аналарга, педагогларга проблемаларны җиңәргә булышу максатыннан методик комплект әзерләнгәнен әйтте. “Шушы методик күрсәтмәләр якын арада төбәкләргә җибәреләчәк”, - диде.

Ирина Потехина игътибарны балаларны төрле яклап бәяләүгә юнәлтте. “Бердәм дәүләт имтиханы укучыларныңбәяләүнең бердәнбер коралы була алмый. Без балаларда креативлык, югалып калмау, бурычларны хәл итә, карарлар кабул итә белүне дә тәрбияләргә тиеш”, - диде.

Федераль министр урынбасары әйтүенчә, “Мәгариф” илкүләм проектының төп бурычлары арасында гомуми белем сыйфаты буенча дөньядагы илләр унлыгына керү һәм социаль юнәлешкә йөз тоткан гражданин тәрбияләү санала. “Шуңа безнең барлык үзгәрешләргә реакциябез тиз булырга тиеш. Ата-аналарның баласы белемле булачагына күңеле тыныч булырга тиеш”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100