news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа уку елында мәктәп каникулларының графигы үзгәрми

Укучылар һәр чиректән соң ял итәчәк.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа уку елында мәктәп укучылары алдан билгеләнгән график буенча ял итәчәк. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Бу модульле каникуллар дип ата торган яллар, яки чирекләрдән соң каникул», — дип аңлатканнар ведомствода.

Быел Татарстан мәктәпләренә беренче сыйныфка былтыргыга караганда 5 меңгә артык бала бара. Республикада сигез яңа мәктәп ачыла.

Оешмалар көндезге форматта эшли. Ләкин коронавирус куркынычы саклану сәбәпле, мәктәпләр аерым кагыйдәләр кертелде. 1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә гадәти режимда уку елы башланачак. Яңа кагыйдәләр буенча, дәресләр арасында кыңгырау шалтырамаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot