Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстан мәктәпләрендә дәресләр арасында кыңгырау шалтырамаячак
Республикадагы барлык 1404 гомуми белем бирү учреждениесе дә 1 сентябрьдә балаларны кабул итәргә әзер.
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Яңа уку елында Татарстан мәктәпләрендә дәресләр арасында кыңгырау шалтырату булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.
«Быел һәр сыйныф аерым кабинетта шөгыльләнәчәк, бу балаларның тәнәфес вакытында очрашмавы өчен бик мөһим. Мөмкин булганча дәресләрне төрле вакытта башлаячакбыз. Башлангыч мәктәп үз режимында эшләү сәбәпле, аларга комачауламас өчен быел кыңгырау шалтырату булмачак», — дип ачыклык кертте спикер.
Моннан тыш, мәктәпләрдә фильтр, термометрия, тын юллары авырулары билгеләре булган балалар өчен аерым бүлмә булу мәҗбүри.
«Барлык 1404 гомуми белем бирү учреждениесе 1 сентябрьдә балаларны кабул итәргә әзер», — дип ышандырды Алсу Әсәдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз