news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа министр Дамир Фәттахов яшьләр өчен милли проектларны тормышка ашырырга тели

Минемчә, республикадагы һәрбер министрлыкта яшьләр белән эшләү буенча махсус программа булдырырга кирәк, диде ул.

Яңа министр Дамир Фәттахов яшьләр өчен милли проектларны тормышка ашырырга тели
Рамиль Гали

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов милли проектларны тормышка ашырырга һәм яшьләр белән актив эшләү буенча махсус программа булдырырга тели. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Минемчә, республикадагы һәрбер министрлыкта яшьләр белән эшләү буенча махсус программа булдырырга кирәк. Икътисад министрлыгы яшь эшмәкәрләр белән эш алып бара, мәдәният министрлыгы – иҗат вәкилләре белән. Әйтик, яшьләр министрлыгы, әлеге юнәлештә эш алып баручы орган буларак, һәрбер программаны төзүдә һәм аларны тормышка ашыруда катнашачак”, - диде ул.

Министр фикеренчә, милли проектларны тормышка ашыру зур әһәмияткә ия. “Актив яшьләр шушы эшчәнлектә, минемчә, мөһим рольне уйнарга тиеш. Миллине заманча һәм актуаль итү, ә заманчаны милли аспект аша күзаллау мөһим”, - диде Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100