ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Рәсми Татарстан

Дамир Фәттахов Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде

22 июнь 2018, 10:12 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Дамир Фәттахов Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде Бүген ТР Президенты шул хактагы указга кул куйды.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дамир Фәттаховны ТР яшьләр эшләре министры итеп билгеләү турындагы указга кул куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы чыганагы. 

Дамир Фәттахов 1979 елда туган. 2001 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган, тугыз ел ТР эчке эшләр органнарында хезмәт иткән.

2005 - 2006 елларда - Казан шәһәр Думасы депутаты.

Аннары өч ел Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе булып эшләгән, 2009 елның 10 апрелендә – Казанның Киров районы, 2010 елда Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы итеп билгеләнгән.

2011 елда Дамир Фәттахов - Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбен, 2013 елда «Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.

2016 елның апреленнән бүгенгә кадәр Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләде.

Өйләнгән, кызы һәм ике улы бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10