news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елда “Без – татарлар” дигән проект эшли башлый

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан оештырылачак проект кысаларында мәчетләрдә татар теле курслары ачылачак.

Яңа елда “Без – татарлар” дигән проект эшли башлый
Салават Камалетдинов

(Казан,6 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 2018 елда Татарстан Диния нәзарәте “Без –татарлар” дигән проект башлап җибәрәчәк. Бу хакта бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашты. Мөфти очрашуда Диния нәзарәтенең республикада ислам үсеше һәм мөфтиятнең татар рухи мирасын саклауга юнәлдерелгән башлангычларын һәм проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре турында сөйләде.

“Алдагы елларда да тел юнәлешендәге эшчәнлегебезне дәвам итәчәкбез, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Тел җәһәтеннән бәлкем бу юнәлештә күбрәк тә эшләрбез. Яңа елдан соң, “Без –татарлар” дигән курс эшли башлый. Дәреслек Россия ислам университеты тарафыннан эшләнде. Дәресләр ике өлештән торачак. Беренчесе - татар теленнән анда гади сөйләм теле нигезләрен өйрәнергә мөмкин булачак. Максатыбыз филологлар әзерләү түгел, гади әңгәмә корырлык белем бирү. Икенче өлештә ислам дине нигезләре буенча гыйлем тупларга мөмкин булачак. Андый китап инде бар, ул татар телендә әзерләнде. Китап башлангыч дини белем вә тәрбия алырга, ягъни ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләрнең гозер-үтенечләре исәпкә алып нәшер ителде. Китапта тәкъдим ителә торган темалар мөмкин кадәр гади, аңлаешлы итеп бирелгән. Аның эчтәлегендә гакыйдә, фикһ, ислам тарихы, әхлак кебек мөһим бүлекләр бар. Ислам дине турында язучы журналистларга да "Ислам дине нигезләре" китабы файдалы булачак”.

Мөфти белдергәнчә, “Без –татарлар” курсы 10 мәчеттә эшли башлар, дип фаразлана. Курсларга кичке сәгатьләрдә йөрергә мөмкин булачак. “Сабак алырга гаилә белән дә килергә мөмкин. Дәресләр бушлай, дәреслекләр дә бушлай таратыла. 19:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр һәр теләгән кеше татар теле һәм ислам нигезләрен өйрәнә алачак. Казанның төрле районнарында, шулай ук республика мәчетләрендә дә 3 айлык курслар оештырылачак”, - диде Татарстанның ислам дине лидеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100