news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

XXIV Федераль Сабантуйның баш батыры билгеле

XXIV Федераль Сабантуйның баш батыры билгеле
Сабантуйның баш батыры Муса Галләмов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Марий Эл Республикасы Йошкар-Олада узган XXIV Федераль Сабантуйның баш батыры булып Муса Галләмов танылды. Ул финалда Сергей Павликны чиста алым белән отты.

Муса Галләмов тумышы белән Марий Эл республикасы Бәрәңге районыннан. Ул туган республикасында Сабантуй үткәргәнгә көрәш карьерасын тәмамламый торуын әйтте.

«Көрәш карьерасын бетерәсе дә килгән иде. Марий Элда Сабантуй була дигәч, яңадан спорт залына кайтып шөгыльләндем, Бөтенроссия Авыл Сабан туенда да көрәшмәдем. Әлһәмдүлилләһ», - диде Муса җиңүеннән соң.

Баш батырга тәкә һәм Татарстан Рәисеннән Лада Гранта автомобиле бүләк иттеләр. Муса әйтүенчә, бу аның карьерасында 10 нчы машина.

news_right_1
news_right_2
news_bot