news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Йошкар-Олада Федераль Сабантуйны ачты

Рөстәм Миңнеханов Йошкар-Олада Федераль Сабантуйны ачты
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Марий Эл республикасы Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабантуй башланып китте. Бәйрәм кунакларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

«Чын күңелдән безнең иң яраткан Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Сабантуй ул – дуслык бәйрәме, без монда барыбыз да туганнар. Монда яхшы әзерлек дәрәҗәсе күрдек. Чын күңелдән җитәкчелек, җирле хакимият, ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстанны тәкъдим итүче Түбән Кама районына зур рәхмәт. Дөньялар тыныч, эшләребез уң булсын», - диде Татарстан Рәисе.

Федераль Сабантуйда Марий Эл республикасы районнары үз мәйданчыкларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук, бәйрәмдә илнең 70 төбәгеннән 500 делегат җыелган.

Марий Эл республикасы башлыгы Юрий Зайцев бәйрәм кунакларын мари җирендә каршылауга шат булуын әйтте.

«Бүген без ике милләтнең, шуннан чыгып бөтен илнең берләшүен күрдек. Безнең ил башкалардан шуның белән аерыла. Чын күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйм. Бүген ул чыннан да Татарстанда, Марий Элда яшәүче халыкларның бердәмлек бәйрәме. Сезгә тынычлык, шатлык телим», - диде Юрий Зайцев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100