news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берничә дәүләт оешмасына «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырылырга мөмкин

Берничә дәүләт оешмасына «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырылырга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» ел саен «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында төрле оешмаларның татар телен куллану дәрәҗәсен тикшерә һәм аларга нәтиҗә ясап «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыра. 2025 елда антипремиягә дәгъва кылучылар арасында министрлыклар карамагында эшләүче дәүләт оешмалары да бар. Бу хакта «Мин татарча сөйләшәм 2025» акциясен уздыруга багышланган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов хәбәр итте.

«Без һәр ел тел мониторингын оештырабыз, төрле дәүләт һәм бюджет оешмаларының татар телен куллану дәрәҗәсен тикшерәбез. Беренче чиратта, элмә такталарны карыйбыз, алар татар теленә дөрес тәрҗемә ителгәнме, шуны тикшерәбез. Шуннан соң без аларга ниндидер гариза язабыз – алар безгә татар телендә җавап бирергә тиешләр. Өченче, без аларга шалтыратабыз һәм татарча сөйләшәбез. Әгәр дә берничә тапкыр шалтыратып та татарча җавап булмаса, рус теленә күчик дисәләр, бу антипремиягә бер этәргеч булып тора. Әлбәттә без баштан рәсми хатлар җибәрәбез – әйдәгез, татар телен кулланыйк, без сезгә ярдәм итә алабыз, дип язабыз», – диде ул.

Оештыручылар әйтүенчә, антипремия белән бүләкләнүчеләр чарага чакырыла, ләкин күп очракта алар әлеге таныклыкны алырга килми.

«Бу – хурлык премиясе, беркемнең дә оятка каласы килми, шуңа күрә алар килмиләр. Быел безнең кандидатлар бик күп булды, алар инде билгеләнгән, 26 апрель көнне игълан итәчәкбез. Бу елны берничә оешма булачак, аларны 1 ай гына түгел, ел дәвамында тикшердек», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Райнур Хәсәнов быелгы кандидатлар арасында министрлыклар юкмы дигән сорауга да җавап бирде.

«Дәгъва кылучылар арасында министрлыклар юк, ләкин алар канаты астында эшләп килүче оешмалар бар, дәүләт оешмалары», – дип искәртте ул.

Акциядә антипремия белән беррәттән премия дә тапшырыла. Аны үзенең эшчәнлегендә татар телен актив кулланган оешмаларга бирәләр. Оештыручылар сүзләренчә, быел премиягә 4-5 оешма дәгъва кыла.

«Антипремия бугач, безнең премия дә бар, премияне без дәүләт оешмаларына бирмибез, гадәттә коммерцияле, ниндидер шәхси оешмаларга тапшырабыз. Алар закон ягыннан ике телне кулланырга мәҗбүри түгелләр, ләкин үзләре теләп куллансалар, бу – бик матур күренеш, без премия биреп аларның бераз кәефләрен күтәрәбез», – диде Райнур Хәсәнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100