news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мин татарча сөйләшәм» антипремиясе Иске татар бистәсендә урнашкан оешмаларга бирелде

«Мин татарча сөйләшәм» антипремиясе Иске татар бистәсендә урнашкан оешмаларга бирелде
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең «Тяжело с татарским» антипремиясе Иске татар бистәсендә урнашкан оешмаларга бирелде.

«Быел премиянең форматын үзгәрттек, ул шундый зур форматта. Ул Иске татар бистәсендә урнашкан оешмаларга бирелә. Алар пиарда һәм рекламада Иске татар бистәсен куллана, әмма татар телен кулланмыйлар», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Ул Иске татар бистәсә префектурасына бу премиянең ике тапкыр бирелгәнен искәртте.

Татар телен кулланган өчен премия, ягъни рәхмәт хаты белән «Фикс прайс» кибетләр челтәре алды. «Татарстандагы филиалларында барлык элмә такталары татар телендә алып барыла», – диде бүләкләүчеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot