Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хуҗа Бәдигыйның туганы Луиза Бәдигова: Нәселебез шәҗәрәсен бөртекләп җыйдым
«Хуҗа абый – репрессия корбаны. Шәҗәрәне кулдан ясадым, аның меңгә якын нәсел дәвамчысы бар», - диде туганы.
Хезмәт ветераны, укытучы, Хуҗа Бәдигыйның нәселен барлап, аларның гаилә архивын булдырган Луиза Бәдигова-Матвеева шәҗәрәне бөртекләп җыюы турында сөйләде.
«Шәҗәрәне кулдан ясадым, мин аны бөртекләп җыйдым. Хуҗа абыйның меңгә якын нәсел дәвамчысы бар. Туганнар бик күп. Хуҗа абый - унбер баланың сигезенчесе. Дәү әтием Мөхәммәтвафа Хуҗа абыйның бертуган абыйсы булган. Университетта укыганда «мин бит Хуҗа Бәдигыйның туганы!» – дип кычкырып әйтергә батырчылыгым җитмәде. Безне шулай тәрбияләделәр. Әти үләр алдыннан бөтен материалны тарих фәннәре кандидаты Рөстәм энемә тапшырып калдырды», - диде ул Тукай әдәби музеенда.
Луиза Бәдигова-Матвеева дәү әтисен күреп кала алмавы турында әйтте. «Хуҗа абый турында беренче тапкыр җиде яшемдә ишеттем. Әтиемнең караваты астында агачтан ясалган кечкенә сандык саклана иде, аны бик тә ачып карыйсы килде, тик ачкычын таба алмадык. Соңрак кына белдем: анда Хуҗа абый турында документлар сакланган икән. Әтием, туганнарым үзләрен куркыныч астына куйганнар», - диде ул.
Аның әйтүенчә, Хуҗа Бәдигыйны 1938 елның 11 маенда кулга алалар. «Ике ел «Черек күл» төрмәсендә җәзалыйлар. Аңа гаеп тагалар. Ә Хуҗа абый бөтен гомерен фәнгә багышлаган кеше, төп бурычы - халыктан җыйган хәзинәне саклау. Ул авылларда төрле шартларда фольклор җыеп йөргән. Хуҗа абый 1940 елның 23 июнендә хөкемнән азат ителә. Шул ук елның 17 ноябрендә вафат була», - ди туганы.
«Хуҗа абый Кәрим Тинчурин, Галимҗан Ибраһимов, Кави Нәҗми, Галимҗан Шәрәф, Салих Сәйдәшев, Фәтхи Бурнаш, Нури Сакаев белән аралашкан. Хуҗа абый – репрессия корбаны. Әгәр Хуҗа абый исән калган булса, аның гаиләсе «Ватанын сатканнарның хатыннары өчен каралган Акмола лагере»нә (Акмолинский лагерь жён изменников Родины) озатылыр иде, мөгаен. Ул очракта без Хуҗа Бәдигыйның оныгын да күрә алмас идек», - дип сөйләде Луиза Бәдигова-Матвеева.
Луиза Бәдигованың эшен дәвам итүче Илдус Бәдигов Милли китапханәдән үзенең бабасының да китапларын табуын әйтте.
«Безнең бабай – Сабирҗан Бәдигый Арча районында яшәгән, мәдрәсәдә дәресләр биргән, казый булган. Китапханәдә Хуҗа Бәдигыйның китабын эзләп, үзебезнең бабайның биш китабына тап булдым. Ул китаплар безнең гаиләдә югалган булган. Әти өйләрендә 150 китап бар иде, дип әйтә иде. Аның арасында Сабирҗан бабай үзе язган арифметика, астрономия, география дәреслекләре дә булган. Репрессия вакытында өйләреннән куып чыгаргач, ул китапларны юк иткәннәр. Бабайның шул китаплары табылды», - диде ул.
«Хуҗа абыйның басмалары белән 2014 елда таныштым. Луиза апа миңа аның турында килгән саен сөйли иде. Хуҗа Бәдигыйның бертуган абыйсы Мөхәммәтвафаның кызы – минем әбием була. Ул мәдрәсәдә укыган, әбием югары уку йортлары бетермәсә дә, латин һәм кирилл графикаларында яхшы яза иде. Күпме сорау бирсәм дә, үткән вакыйгалар турында бик сирәк сөйли иде, чөнки Совет заманында аңа ул темага сөйләргә ярамаган», - диде Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты, Хуҗа Бәдигыйның туганы Альбина Динмөхәммәтова.
Кичәдә Бәдигыйлар нәселенең – укымышлы, белемле булулары, барысының да мәдрәсәдә белем алулары турында әйтелде. Шулай ук, Хуҗа Бәдигыйның Санкт-Петербургтан кайткан оныгы – Антон Бәдигый да чыгыш ясады.
- Хуҗа Бәдигый (Хуҗа Габделбадыйг улы Бәдыйгов) - 1887 елда Мамадыш районы Югары Берсут (Кыерлы) авылында туа. Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. 1918-1926 елларда ул Каюм Насыйри исемендәге Казан татар педагогия техникумында татар теле һәм әдәбиятын укыта, татар хатын-кызларыннан укытучылар хәзерләү семинариясендә дәресләр бирә.
- 1926 елда Академик үзәк, белемен күтәрү өчен, галимне Ленинград Шәрык институтына укырга җибәрә. Хуҗа Бәдигый аны тәмамлагач, аспирантура үтә, академик А.Н. Самойловичта тюркология буенча тулы курс тыңлый, «Төрки телләрнең чагыштырма морфологиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. 1930 елда укуны тәмамлап, Казанга кайту белән, Бәдигый Казан дәүләт педагогия институтына укытучы итеп алына. 1940 елда вафат була.
- Хуҗа Бәдигый – татар фольклористикасына зур өлеш керткән шәхес. Ул үзе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләренең бер өлешен 1912-1914 елларда ук «Халык әдәбияты» исеме белән дүрт җыентык итеп бастыра. Анда мәкальләр, табышмаклар, такмаклар, бәетләр, җырлар дөнья күрә. Бәдигый фольклор әсәрләрен халык теленнән язып алу, туплау эшен туктаусыз дәвам итә, шул ук вакытта аларны өйрәнә, фәнни әйләнешкә кертә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз