Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим: Хуҗа Бәдигыйның хорафатларга багышланган хезмәтләре янгында юкка чыккан
«Бу халкыбыз, фәнебез өчен югалту була, чөнки әлеге материаллар шул чорны анализлау өчен зур чыганак булыр иде», - диде Ильмир Ямалтдинов.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ильмир Ямалтдинов әйтүенчә, XX йөз башында Казанда янгын вакытында шагыйрь, тәнкыйтьче, галим, фольклорчы Хуҗа Бәдигыйның хорафат, әкият, хикәяләргә багышланган хезмәтләре юкка чыккан.
«1912-1914 елларда чыккан дүрт җыентыгын эшли башлаганчы ук, халык авыз иҗатының программасын билгели. Ул аларны өч төргә: көйлеләр, көйсезләр һәм газзәл буларак билгеләп куя. Хорафат, әкият һәм хикәяләргә багышланган хезмәтләренең янгында юкка чыгуы халкыбыз, фәнебез өчен югалту була, чөнки әлеге материаллар шул чорны анализлау өчен зур чыганак булыр иде», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда Хуҗа Бәдигыйның 135 еллыгына багышланган кичәдә.
Хуҗа Бәдигыйның галим буларак формалашуы Казанда Мөхәммәдия мәдрәсәсендә соңгы курсларда укыган елларына туры килә. «Ул авылдан-авылга, кешедән-кешегә йөреп, халкыбыз җәүһәрләрен язып йөри. Материалларны туплап, системага салып, үз чоры өчен иң беренчеләрдән булып, аларны системалаштырып, жанрларын билгели, бастырып чыгара. Бу материаллар шул чордагы халкыбызның торышын, өметләрен чагылдырган әсәрләр буларак та кыйммәтле», - ди галим.
«Каюм Насыйри, Габдулла Тукай һ.б. фольклор юнәлешендәге эшчәнлеге белән бәйле кешеләрнең хезмәтләрен алып карасак, бәетләр анда аерым урын алып тора. Хуҗа Бәдигый тарафыннан бәетләр жанры аерым бер китап буларак формалаштырылып, системага салынып басылып чыга», - диде Ильмир Ямалтдинов.
Шулай ук, ул 1926 елда «Халык әдәбияты» дигән гомуми исем астында «Мәкальләр», «Табышмаклар, такмаклар, такмазалар», «Бәетләр», «Җырлар» дигән җыентыкларының янәдән басылып чыгуын әйтте. «Әлеге китаплар татар фольклористикасында иң беренчеләрдән булып тематик төркемчәләргә бүленеп, укучыга тәкъдим итә», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз