news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөснуллин: Мөселман илләре белән хезмәттәшлек Россия сәясәтендә приоритетларның берсе

Хөснуллин: Мөселман илләре белән хезмәттәшлек Россия сәясәтендә приоритетларның берсе
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин KazanForum икътисади форумы кысаларында узучы «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнаша. Ул Ислам илләре белән хезмәттәшлек Россия өчен өстенлектә булуын билгеләп үтте.

«Мөселман илләре белән хезмәттәшлекне үстерү безнең тышкы сәясәттә приоритетларның берсе. Бу хезмәттәшлек стратегик партнерлык характерына ия булды, һәм ул стратегик күзаллау төркеме эше ярдәмендә динамик үсеш ала. Форум 15 елдан артык Россиянең Ислам илләре белән халыкара элемтәләрен гамәлгә ашыра. Дөньяда күп кенә янаулар булуга карамастан, безнең мөнәсәбәтләр тотрыклы. Бүген без көнбатыш илләренең дошманлык эшчәнлеге шартларында – авыр вакытта очрашабыз. Шул ук вакытта Ислам дөньясы Якын Көнчыгышта каты сынаулар кичерә», – диде ул.

Шулай ук, Марат Хөснуллин Ислам дөньясы белән хезмәттешлек ныгытуга өлеш керткән өчен Татарстанга рәхмәтен белдерде.

Марат Хөснуллин утырышта катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды. «Татарстан төрле өлкәләрдә зур потенциал күрсәтә. Россия мөселманнары, Татарстан халкы Ватан үсешенә зур өлеш кертә. Россия өчен Ислам илләре белән традицион дуслык мөнәсәбәтләрен кадерле», – диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100