news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең роле артты

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы башланды. Утырыш XV «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында уза.

Утырышта катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

«Бүгенге көндә төркемнең роле артты. Ул Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы төп конструкция, дуслык һәм ышанычны ныгыту инструментына әйләнде. Моннан тыш, төркем глобаль дәрәҗәдәге динара диалог өчен уникаль мәйдан», – диде ул.

Бүгенге утырышның темасы: «Россия-ислам дөньясы: гадел күпполяр дөнья төзелеше һәм куркынычсыз үсеш».

news_right_1
news_right_2
news_bot