news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хореограф Раилә Гарипова «Чабата» биюен чабаталар киеп биемәскә өндәде

«Халкыбызны чабата киеп биюдән арындырыйк», - диде белгеч.

Хореограф Раилә Гарипова «Чабата» биюен чабаталар киеп биемәскә өндәде
"Татар-информ" архивыннан

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, профессор Раилә Гарипова »Чабата» биюен чабаталар киеп биемәскә киңәш итте.

«Мин моңа каршы. Ансамбльдә ничә ел эшләп тә, беркайчан коллективыма чабаталар кияргә кушмадым. Үзебезнең халыкка чабаталар киеп биетү – моңсу күренеш, мин моңа каршы. Чабаталарны печән өсте вакытында кигәннәр. Чабата дигән сүзне ишетүгә чабаталар киеп бии башлыйлар. Әйдәгез, халкыбызны чабата киеп биюдән арындырыйк», - диде ул Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе»ндә.

«Татар биюе турындагы фән булмаганга күрә, «Чабата» биюен чабата киеп бииләр, дип әйтә Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова», – диде проектның остазы – «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсумҗанова.

Раилә Гарипова яшь биючеләргә киңәшен бирде. «Татар биюләрен уйлап чыгарыгыз. Әйтик, мин куйган биюләрдә алымнар юк. Татар хореографиясе үсеш кичерсен өчен яңа татарча алымнар уйлап табылсын иде. Моны уйлап табуы авыр, әмма шулай гына үсеш була ала», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100