news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гүзәл Чулман» ансамбле Пермь татарларының «Кәтинкә» дигән биюен тәкъдим итте

«Биюне экспедициядән соң куйдык. Әбиләр, бабайлар авыллар буйлап йөреп, бию хәрәкәтләрен өйрәнде», - диде ансамбль җитәкчесе.

«Гүзәл Чулман» ансамбле Пермь татарларының «Кәтинкә» дигән биюен тәкъдим итте
Зилә Мөбәрәкшина

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе»ндә Пермь краеның «Гүзәл Чулпан» бию ансамбле җирле татарларның биюен биеп күрсәтте.

«Коллективыбызда 16 яшьтән 30 яшькә кадәр кешеләр йөри. Гаиләле булуларына карамастан, йөрүләрен дәвам итүчеләр бар. Милли костюмнарыбызны киюгә кызларыбызның эчке халәте үзгәрә. Моны күрергә, күрсәтергә кирәк. Миллилегебезнең асылын кызларыбыз костюмнар, музыка, хәрәкәт аша тоя», - диде Пермь краеның «Гүзәл Чулман» татар бию ансамбле җитәкчесе Гөлүзә Хәмзина.

Аның әйтүенчә, коллективка 11 ел. Ансамбль «Түгәрәк уен» фестиваленнән соң оешкан. «Нәкъ шунда без татарларның күптөрле булуын белдек, күрдек. Фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова дөрес юнәлеш биргән укытучыбыз, остазыбыз булды. Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, профессор Раилә Гарипова – икенче әниебез», - диде ул.

«2012 елда «Кое кырында» дигән бию алып килгән идек. Ансамбль кызлары көянтә тотып, татар костюмнарында сәхнәгә чыкты. Раилә Гарипова: «Бар да яхшы, әмма Сез Казан татарлары биюен биедегез», - диде. Ул безгә Пермь татарларының җирле биюен табып алып килергә тәкъдим итте. Шуннан соң, Пермь крае буйлап фольклор экспедициясе башланды. Әбиләр, бабайлар авыллар буйлап йөреп, бию хәрәкәтләрен җыйды», - диде ул.

Пермь татарларына гына хас «Кәтинкә» дигән бию экспедициядән соң барлыкка килгән. Аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, профессор Раилә Гарипова куйган.

«Күп, озак өйрәндем. Пермь якларына патша заманында Казан артындагы татарлар күченеп киткән булган. Шулай да, Пермь татарларының үзләренә генә хас үзенчәлеге сакланган. Гомумән, җирлеккә карап, татарларның биюләре аерыла. Буа якларындагы татар биюе Арча ягыныкына охшамаган, Балтачныкы Балык Бистәсеннән аерыла», - дип сөйләде Раилә Гарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100