news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнзилә Җәүһәрова: Фольклор биюләрне җыючы, өйрәнүче, аларны гамәлгә куючы белгечләр юк

«Мәдәният институтында махсус татар бию кафедрасы булдырмый торып, без бу проблемадан чыга алмаячакбыз», - диде белгеч.

Фәнзилә Җәүһәрова: Фольклор биюләрне җыючы, өйрәнүче, аларны гамәлгә куючы белгечләр юк
Солтан Исхаков

Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова татар биюенең бүгенге халәте турында сөйләде.

«Без халкыбызның төрле этник төркемнәренә хас булган фольклор биюләрен җыйганыбыз юк, аларның күбесен белмибез, күрмибез. Иң борчыганы – әлеге биюләрне биюче буын инде китеп бара», - диде ул Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе»ндә.

Аның әйтүенчә, әлеге биюләрне җыючы, өйрәнүче, аларны гамәлгә куючы белгечләр юк. «Ул белгечләрне дә әзерләү системасы уйланылмаган. Без бу хакта ун-унбиш ел элек тә сүз кузгаткан идек. Миңа калса, Казан дәүләт мәдәният институтында махсус татар бию кафедрасы булдырмый торып, без бу проблемадан чыга алмаячакбыз», - диде ул.

Фәнзилә Җәүһәрова татар биюенә бәйле фестивальләр юк диярлек, фольклор биюенә кагылышлы фестиваль бөтенләй юк, дип саный.

«2008 елдан башланып киткән Бөтенроссия «Түгәрәк уен» фестивалендә без бик зур авырлык белән «фольклор биюләре» номинациясен керткән идек. Төбәкләрдә эшли торган татар хореографик төркемнәре башлыча җыр һәм бию ансамбле репертуарыннан беркадәр үзгәртелгән, җайлаштырылган биюләрне генә башкара иде. Җирле биюләрен сәхнәгә менгерү мәсьәләсе читтә кала, алымы гына түгел, аның методикасы да юк», - диде ул.

Белгеч «Түгәрәк уен» фестивалендәге кебек, фольклор биюләре фестивальләрен булдырырга, торгызырга һәм эшләргә кирәклеген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot