news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хореограф Раилә Гарипова: Ансамблебездә Таһиров, Гаскәров куйган барлык бию дә саклана

«Брендлы», сирәк биюләрен саклап кала белгән коллектив – чын ансамбль», - диде белгеч.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, профессор Раилә Гарипова ансамбль тарихындагы биюләрне 1960 еллардан бирле саклаулары турында сөйләде.

«Гай Таһиров, Фәйзи Гаскәров репертуарларын, «Әпипә», «Егетләр» биюләрен торгыздык. Алар куйган барлык бию дә бездә саклана. Күз карасыдай саклыйбыз. Әлеге шәхесләр белән эшләп кала алуыма сөенәм. «Брендлы», сирәк биюләрен саклап кала белгән коллектив – чын ансамбль. Коллектив үзенең тарихын күрсәтә белергә тиеш. «Егетләр» биюе 60 еллап репертуарыбыздан төшми. Мин куйган биюләр 40 ел яши», - диде ул.

Аның әйтүенчә, иске язмаларның барысы да архивларда бар. «Башка иҗат коллективларына да репертуарны саклап барырга киңәш итәм. Аны киләчәк буынга да тапшыру мөһим», - диде ул Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе»ндә.

«1977 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүгә конкурска катнашырга барды. Без анда заманча хореографияне тәкъдим иттек һәм комбинезоннар киеп, нефть һәм газ безне ашата, дип биедек. Безгә: «Милли хәзинәгез кайда соң?» – дип кисәтү ясадылар. Заманча биюләрне хәзер дә куябыз, соңгы елларда биюләрне стильләштерү юнәлешендә эшлим, бу хәзер модада. Төрле тамашачы була бит», - дип аңлатты хореограф.

Раилә Гарипов ансамбльдә дөнья халыклары биюе, Идел буе халыклары бию куелуын әйтте. «Без традицияләребезне саклыйбыз, мәдәниятебезне баетырга гына тырышабыз. Мин һәрчак татар мәдәниятен күрсәтергә омтылам. Заманча, матур булсын, әмма татарча булсын, дим», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100