news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XII Республикакүләм ифтарга бушлай барып җитү ысулын аңлаттылар

XII Республикакүләм ифтарга бушлай барып җитү ысулын аңлаттылар
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

29 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә залында XII Республикакүләм ифтар узачак. Ифтарга электричкалар йөриячәк. «Ак барс арена» стадионы генераль дирекоры Радик Миңнәхмәтов «Казан Экспо»га бушлай барып җитү өчен, ифтар билетын күрсәтергә кирәклеген әйтте.

«Республикакүләм ифтарга баручыларга уңайлы булсын өчен, шәһәр яны поездларында билгеле бер сәгатьләрдә бушлай рейслар оештырыла. Бу «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгенә баручы юлда транспорт хәрәкәтен җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Ифтарга бушлай барып кайту өчен, электричкада Республикакүләм ифтар билетын күрсәтү дә җитә», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

  • Поездлар «Казан-Пасс» һәм «Казан халыкара аэропорты» станцияләре арасында шушы расписание буенча йөриячәк: «Казан-Пасс» – «Казан халыкара аэропорты»: 14:40, 16:00.
  • «Казан халыкара аэропорты» – «Казан-Пасс»: 19:45.

«Республикакүләм ифтарга шәхси машинада килергә теләүчеләрнең юлга алданрак чыгуын сорыйбыз. «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге янында өч мең урынга исәпләнгән түләүсез машина кую урыны бар», - диде ул.

«Казан Экспо» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафеьв әйтүенчә, «Казан Экспо» өчен Республикакүләм ифтар традицион чарага әйләнгән.

«Ифтарга алдан әзерләнәбез, куркынычсызлык ягыннан барлык таләпләрне үтәячәкбез. Сүз дә юк, һәр массакүләм чараны җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Шуңа күрә барлык киңәшләр исәптә тотылачак. Ифтарга килгән һәр кеше канәгать калыр дип өметләнәбез. Без өстәмә мәйданчыкларда гардероб бүлмәләрен ачачакбыз, урын бар кешегә дә җитә», - диде ул.

  • Республикакүләм ифтарда катнашучылар, 18:17 сәгатьтә, ахшам намазы вакыты керү белән, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән намаз укыячак һәм ифтар залына узачак.
  • Республикакүләм ифтар 2013 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән оештырыла. 2021 елдан бирле ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100