news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XII Республикакүләм ифтарга хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен дә чакырганнар

XII Республикакүләм ифтарга хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен дә чакырганнар
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

29 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә залында XII Республикакүләм ифтар узачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында быелгы Республикакүләм ифтарның үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.

«Узган еллардан аермалы буларак, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, Луганск һәм Донецк халык республикаларының мөфтиләре дә чакырулы. Быел ифтар җомга көнгә туры килә. Волонтерларга, катнашучыларга җомга вәгазе шунда укылачак. Җомга намазын Питрәч районы имам-хатыйбы Данис хәзрәт Баһаветдинов үткәрә. Тәравих намазын шунда уку күздә тотылмый», - диде Татарстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов.

Аның әйтүенчә, Республикакүләм ифтарда 12 мең кеше катнашыр дип көтелә. «Ифтарда катнашучыларның барысына да истәлеккә яңартылган «Казан басмасы» бүләк итеп биреләчәк. Республикакүләм ифтарга билетларны мәчетләрдән яки Татарстан мөхтәсибәтләреннән алырга мөмкин. Оештыручылар, алдагы еллардагы тәҗрибәне искә алып, билетларны быел да электрон итәргә карар кылды. Алар гаризаларны безгә җибәрәчәк һәм электрон билетлар биреләчәк», - дип өстәде ул.

«Республикакүләм ифтарда волонтерлар хезмәт күрсәтә, быел 700дән артык волонтер катнашачак. Әлеге чарага әзерләнү 27-28 марттан ук башлана. Быелдан башлап илебездәге иң зур авыз ачу мәҗлесләренең берсе «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме химаясенә күчә һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән халыкара эшлекле элемтәләрне ныгыту бурычларын исәпкә алып уздырыла. Шунлыктан, безгә башка илләрнең илчеләрен һәм консулларын чакырырга мөмкинлек бирелде», - диде Ирек Арсланов.

Ифтарда катнашучыларны авыз ачу вакыты кергәнче бай мәдәни программа көтәчәге билгеле. «Программа Россиядә игълан ителгән Гаилә елын, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын исәпкә алып төзелгән. Ифтар уза торган мәйданчыкта гаилә кыйммәтләре, әхлак-тәрбия, патриотлык темасына вәгазьләр яңгыраячак, Палестина халык өчен догалар укылачак», - диде ул.

Республикакүләм ифтарны оештырырга ярдәм иткәне өчен мөфтият тарафыннан «Казан Экспо», «Ак барс арена», «Туган авылым» комплексына рәхмәт әйтте.

  • Республикакүләм ифтарда катнашучылар, 18:17 сәгатьтә, ахшам намазы вакыты керү белән, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән намаз укыячак һәм ифтар залына узачак.

  • Республикакүләм ифтар 2013 елдан бирле ел саен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән оештырыла. 2021 елдан бирле ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза.
Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100