news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

XI Республикакүләм ифтарда 600 волонтер хезмәт күрсәтәчәк

XI Республикакүләм ифтарда 600 волонтер хезмәт күрсәтәчәк
Рамил Гали

15 апрель көнне «Казан Экспо» мәйданында узачак Республикакүләм ифтарда 600 волонтер хезмәт күрсәтәчәк.

«Алар безнең төп көч, волонтерларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Алар өч көн дәвамында иртәдән ахшамга кадәр эшлиләр», – диде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Фото: © Солтан Исхаков

Аның сүзләренчә, волонтерларга кушылырга теләгән кешеләр өчен әле мөмкинлек бар. 

Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм өстәлләрне җыештыруда ярдәм итү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк волонтерлар җәлеп ителә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot