news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти: Республикакүләм ифтар 10 мең кеше белән бергә намаз уку өчен мөмкинлек булып тора

Мөфти: Республикакүләм ифтар 10 мең кеше белән бергә намаз уку өчен мөмкинлек булып тора
Солтан Исхаков

15 апрель көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XI Республикакүләм ифтар узачак. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сүзләренчә, ифтар 10 мең кеше белән бергә намаз уку өчен бер мөмкинлек булып тора.

«Республикакүләм ифтарны мөселманнар сагынып көтеп ала. Мондый мәҗлесләр халык арасында кардәшлекне ныгыта. Зур мәчетебез булмаганга, ифтар 10 мең кеше белән намаз уку өчен мөмкинлек булып тора», - дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Фото: © Солтан Исхаков

Мөфти һәркөнне казанның 42 мәчетендә ифтарлар узуын искәртте.

Аның сүзләренчә, быел ифтарда 11 мең кешенең катнашуы көтелә. 9 770 электрон билет инде таратылган. Билет алу өчен Диния нәзарәтенә, «Зәкәт», «Ярдәм» хәйрия фондларына, мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә була.

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан ифтарда Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле күрсәтеләчәк. Илһам Шакиров исемендәге концерт залында татар-мөселман традицияләрен чагылдыручы 3D-графикадагы видео-программа тәкъдим ителәчәк.

«Казан Экспо»га бару һәм кайту өчен бушлай шәһәр яны поездлары каралаган. Поездлар «Казан-Пасс» һәм «Казан халыкара аэропорты» станцияләре арасында түбәндәге расписание белән йөриячәк:

«Казан-Пасс» – «Казан халыкара аэропорты»: 15.45, 17.18.

«Казан халыкара аэропорты» – «Казан-Пасс»: 20.30, 21.30.

Республикакүләм ифтарга шәхси машинада килергә теләүчеләрнең алданрак юлга чыгулары сорала

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100