news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 апрельдә Казанда XI Республикакүләм ифтар узачак

15 апрельдә Казанда XI Республикакүләм ифтар узачак
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Рамазан аеның 24нче көнендә, 15 апрельдә, Казанда XI Республикакүләм ифтар узачак. Бу юлы Татарстандагы иң зур авыз ачу мәҗлесе Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә – гыйбадәт кылуда аеруча зур тырышлык күрсәтү вакытына туры килә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикакүләм ифтарны Татарстан мөфтияте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында оештыра. Шунысы үзенчәлекле – XI Республикакүләм ифтарда 11 мең кеше катнашачак. Алар арасында: Татарстанның төрле почмакларыннан дин кардәшләр, шул исәптән мохтаҗлар һәм физик мөмкинлеге чикле кешеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, илчеләр һ.б. булыр дип көтелә.

Гадәттәгечә, авыз ачу вакыты җиткәнче Республикакүләм ифтар катнашучыларын бай мәдәни программа көтә. Бу юлы кунакларга ТР халык артисты, Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» моноспектакле күрсәтеләчәк. Спектакль XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән һәм Буа шәһәрендә имам булып эшләгән күренекле татар дин галиме Нургали хәзрәт Хәсәновның биографиясенә нигезләнгән.

Моннан тыш, ифтарда катнашучылар өчен концерт залында татар-мөселман традицияләрен чагылдыручы 3D-графикадагы видео-программа тәкъдим ителәчәк. Шулай ук әлеге чара мәйданчыгында мөселман товарлары белән хәләл маркет эшлиячәк.

18.49 сәгатьтә кояш баю белән Республикакүләм ифтарда катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп җәмәгать белән ахшам намазын укыячак һәм ифтар кылу залына узачак. Менюга пылау, кипкән җиләк-җимешләр, камыр ризыклары, тәм-томнар, су, төрле җиләк-җимешләр кертелгән. Ифтар ризыклары уңайлы контейнерларда салыначак, аларга теләгән кеше, авыз ачу тәмамлангач, гаиләләренә күчтәнәчләр салып алып китә алачак.

XI Республикакүләм ифтарга билетларны хәзердән үк алырга мөмкин, моның өчен мәчетләргә яки Татарстан мөхтәсибәтләренә, шулай ук Нәзарәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Узган ел тәҗрибәсеннән чыгып, оештыручылар билетларны электрон рәвештә ясарга карар кылды.

Ифтарда катнашучыларга уңайлы булсын өчен, XI Республикакүләм ифтар үткәреләчәк урынга барып кайту шәһәр яны поездлары белән махсус бушлай рейс ярдәмендә тормышка ышырылачак. Бу «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгенә алып баручы трассада транспорт хәрәкәтен җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Республикакүләм ифтар билеты белән электричкада бушлай барырга мөмкин. Поездлар «Казан-Пасс» һәм «Казан халыкара аэропорты» станцияләре арасында түбәндәге расписание белән йөриячәк:

«Казан-Пасс» – «Казан халыкара аэропорты»: 15.45, 17.18.

«Казан халыкара аэропорты» – «Казан-Пасс»: 20.30, 21.30.

Республикакүләм ифтарга шәхси машинада килергә теләүчеләрнең алданрак чыгулары сорала.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм өстәлләрне җыештыруда ярдәм итү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк 600 волонтер хезмәт күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100