news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы якын киләчәктә ихтыяҗ зур булачак белгечләрне атады

Россия Хезмәт министрлыгы 2029 елда ихтыяҗ булачак тармаклары атады, дип яза РБК.

Ул вакытка шәхси хезмәт күрсәтү, эшкәртү производствосы, транспортировка һәм саклау, кунакханә бизнесы һәм җәмәгать туклануы, шулай ук фән, мәгълүмат һәм элемтә, сәламәтлек саклау тармакларында үсеш күзәтеләчәк.

Ә менә 2029 елга сәүдә, дәүләт идарәсе һәм авыл хуҗалыгында хезмәткәрләргә ихтыяҗ, киресенчә, кимиячәк.

Алдарак икътисади үсеш министры Максим Решетников 2030 елга кадәр Россиядә туризм тармагы өчен өстәмә рәвештә 160 меңнән артык белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде. Шуңа бәйле рәвештә Россиядә туризм өлкәсе белгечләрен әзерләү өлкәсенә үзгәрешләр кертергә җыеналар.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Казан кунакханәләре май аенда туристларны кабул итәргә әзер инде. Искәртеп үтик, Татарстан башкаласы 2025 елда май бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң популяр юнәлешләр исемлегенә кергән иде. Шул ук вакытта бу «озын ялларда» Казан кунакханәләрендә тукталу Мәскәү һәм Питердагыга караганда кыйммәтрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100