news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә туризм өлкәсе белгечләрен әзерләүне үзгәртергә планлаштыралар

Туристлык тармагына белгечләр әзерләүче югары уку йортлары һәм көллиятләр өчен белем бирү программаларын якындагы елда яңадан карарга кирәк, дип белдерделәр индустриядә кадрлар потенциалын үстерү буенча милли эксперт советының беренче утырышында.

Һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеген дә, аларның һәрберсе буенча кабул итүнең контроль саннарын да үзгәртү планлаштырыла, дип яза «Известия".

Икътисадый үсеш министры Максим Решетников сүзләренчә, бүгенге көндә туризм актив үсә. Милли проектлар кысаларында кунакханәләр, күңел ачу парклары, тау чаңгысы трассалары һәм башка мөһим объектлар төзелә. Нәтиҗә буларак, яңа «туристларны җәлеп итү нокталарында» эшләү өчен яңа хезмәткәрләр ялларга кирәк булачак. Бизнеска хәзер үк югары һәм урта звенодагы квалификацияле кадрлар кирәк, дип билгеләде ул.

Аның фаразлары буенча, 2030 елга кадәр Россиядә туризм тармагы өчен өстәмә рәвештә 160 меңнән артык белгеч әзерләргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100