news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзрәт: Гаиләдәге ир дә, хатын да нисабка ия икән, икесе дә корбанны чалырга тиеш

Хәзрәт: Гаиләдәге ир дә, хатын да нисабка ия икән, икесе дә корбанны чалырга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров аңлатканча, гаиләдәге ир дә, хатын да акча эшли һәм икесенең дә нисабы бар икән, һәрберсе корбан чалырга тиеш. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, быел корбан чалу өчен нисаб күләме - 51 мең сум.

«Ир-атның, бөтен асыл хәҗәтләреннән кала, кесәсендә 51 мең сум акчасы бар икән, ул корбан чалырга тиешле. Аның хәләл җефете шулай ук акчаларга ия икән һәм аның да нисабы бар икән, ул да аерым корбанын чалырга тиешле. Гаиләдәге ир һәм хатынның һәрберсе нисабка ия икән, икесе дә корбанны чалырга тиеш. Моны онытмаска тиешбез. Гаиләдә акча мәсьәләсе ир-аттан гына килә икән, ягъни ул таба, ул хезмәт итә икән, бу очракта инде ул гына чала да. Бу гаилә исеменнән кебек санала», – дип аңлатты ул.

Фото: © Солтан Исхаков

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100