news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегуловның туганы: Һәр татар гаиләсендә Хатыйп абыйның китабы булырга тиеш

«Аның хезмәтләре татар әдәбиятын татар халкына гына җиткерү түгел, ә бәлки дөньякүләм таныту өчен башкарылган», - диде Сиринә Абдуллина.

Хатыйп Миңнегуловның туганы: Һәр татар гаиләсендә Хатыйп абыйның китабы булырга тиеш
Владимир Васильев

Чаллы шәһәренең 15нче мәктәбендә директор урынбасары Сиринә Абдуллина  филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегуловның китаплары һәр татар гаиләсендә булырга тиеш дип саный.

«Ул гади генә Хатыйп абый түгел, XXI гасырда дөнья күләмендә татар-төрки халыклары өчен, ислам дөньясы өчен зур галим. Аның хезмәтләре татар әдәбиятын татар халкына гына җиткерү түгел, ә бәлки дөньякүләм таныту өчен башкарылган. Ул башкарган эшләр – бөек эшләр», - диде ул 11нче татар гимназиясендә Хатыйп Миңнегулов исемендәге «Дөньяда сүзебез бар» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә.

Сиринә Абдуллина Хатыйп Миңнегуловның эшлекле, җитез, ачык күңелле кеше булуын әйтте. «Бөтен эшләгән эшенә таң каласың. Әйтеп бетермәгән сүзләре күптер. Хатыйп абый үзе үк «аяклы энциклопедия». Шуңа күрә аның исеме дөнья күләмендә олпат галимнәр рәтендә йөртелә», - диде ул чыгышында.

«Балачагым Сарман районының Сарайлы авылында үтте. Ул Хатыйп абый белән дә бәйле, аның әнисе безнең авыл кешесе. Мин кечкенәдән үк әнисенең безнең авылга килүен зур бәйрәм кебек истә калдырганмын. Хатыйп абыйның йөгерек телле, игътибарлы, җитез, кызларга карата игътибарлы булуын әнисен матур итеп сөйли иде. Шул вакытта гына мин безнең нәселебездә нинди зур галим барлыгын аңладым», - ди туганы.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100