news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсөяр Иксанова: Хатыйп Миңнегулов халыкка шәрык әдәбиятының матурлыгын ачып бирде

«Болгар чоры, Казан ханлыгы, Алтын Урда чоры әдәбияты безнең өчен бик катлаулы булып тоела иде», - диде шагыйрә.

Илсөяр Иксанова: Хатыйп Миңнегулов халыкка шәрык әдәбиятының матурлыгын ачып бирде
Владимир Васильев

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова фикеренчә, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов татар халкына хезмәтләре аша шәрык әдәбияты, шигъриятенең бөтен поэтикасын, матурлыгын ачып биргән.

«Мин шәрык әдәбиятының матурлыгын Хатыйп абый аша ачтым. Хатыйп абый диюгә аның лекцияләре искә төшә. Болгар чоры, Казан ханлыгы, Алтын Урда чоры әдәбияты безнең өчен бик катлаулы булып тоела иде. Хатыйп абый аны бик матур итеп, яратып, безгә дә яраттырырлык итеп өйрәтә алды», - диде ул 11нче татар гимназиясендә Хатыйп Миңнегулов исемендәге «Дөньяда сүзебез бар» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә.

Илсөяр Иксанова Хатыйп Миңнегуловның гаҗәп дәрәҗәдә тынгысыз кеше булуын әйтте. «Аны бөтен чараларда күрергә мөмкин. Бөтен вакыйгага аның шәхси карашы, фикере бар. Ул фикерне үзендә генә йөртми, җиткерә дә белә», - диде ул.

«11нче гимназиядә һәрдаим зур конференцияләр үткәрелгәнен ишетеп торабыз. Аның башында да Хатыйп абый тора икән. Конференцияләр бүгенге көндә бик кирәк. Мәктәпләр, укытучылар булмаса, әдәбиятка, фәнгә кызыксындыру уятучылар булмаса, милләтебезнең киләчәге якты булмас иде», - ди Илсөяр Иксанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100