news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәлгать Галиуллин: Хатыйп Миңнегулов – заманабызның Исхакые

«Ул татар халкының иң борынгы ядкярләрен күтәреп, безгә танытты, чит илләрдә яшәүче татар иҗатчыларын табып, аларның мирасын бастырып чыгарды», - диде әдәбият галиме.

Тәлгать Галиуллин: Хатыйп Миңнегулов – заманабызның Исхакые
Владимир Васильев

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Тукай премиясе иясе, әдәби тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегуловны хәзерге заманның Гаяз Исхакые дип тануын әйтте.

«Хатыйпның Гаяз Исхакый турындагы бер фикерен күргәч, аңладым: ул безнең заманның Исхакые икән. «Гаяз Исхакый гомерендә бик күп кеше эшли торган эшне берүзе башкарган. Таланты, дәрте булмаса, ул кадәр эшне башкарып чыга алмас иде», - дигән иде ул», - ди галим 11нче татар гимназиясендә Хатыйп Миңнегулов исемендәге «Дөньяда сүзебез бар» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә.

Тәлгать Галиуллин Хатыйп Миңнегулов белән дуслар да, көндәшләр дә булуын әйтте. «Гыйльми дөньяда көндәш булмасаң, дус булып булмый. Хатыйпның китабы чыккач, мин дә өйгә кайтып китап яза башлыйм. Ни өчен Хатыйп белән Рәдиф Гаташ шулкадәр якын дуслар, икесе дә акыллы икән, дип уйладым. Серен миңа ачтылар: чөнки алар икесе дә миндә укыган икән. Үзем белмичә калганмын», - диде әдәбият галиме.

Галим ачуланышкан вакытлар да булуын да телгә алды, ләкин алар һәрвакытта да бер-берсенә терәк булганнар. «Башкача була алмый. Телимме-теләмимме, мин аның иң зур галим икәнлеген таныйм. Ул – татар халкының рухи мирасын күтәргән кеше», - диде Тәлгать Галиуллин.

«Татар халкының бик күп шәхесләре сугыш чорында башка илләрдә калырга мәҗбүр булган, Бөек Ватан сугышыннан соң бик күпләр әсир төшкән. Аларның иҗатын бары тик Хатыйп Миңнегулов кына күтәрә ала», - дип саный ул.

Галим Хатыйп Миңнегулов ясаган әсәрләргә анализның заманча булуын да билгеләп үтте. «Татар халкының иң борынгы ядкярләрен күтәреп, безгә китереп җиткергән өчен, чит илләрдә яшәүче бик күп татар шагыйрьләрен, язучыларын табып, аларның мирасын бастырган һәм лаеклы бәя биргән өчен рәхмәт», - диде ул чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100