news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таһир Гыйлаҗев: Хатыйп Миңнегулов бервакытта да җылы кәнәфиләр таләп итмәде

«Сабыр, кайгыртучан, бер вакытта да кешенең хәтерен калдырмый. Татар халкының язмышын үз язмышыдай кабул итте», - диде әдәбият галиме.

Таһир Гыйлаҗев: Хатыйп Миңнегулов бервакытта да җылы кәнәфиләр таләп итмәде
Владимир Васильев

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты Таһир Гыйлаҗев филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның беркайчан җылы урын сорап йөргән кеше түгеллеген әйтте.

«Үзгәртеп кору елларының шифалы җилләре тәэсирендә филиаллар ачылды. Без Хатыйп абый белән Чувашиянең дәүләт университеты каршында оешкан Батыр филиалына бардык. Салкын бинада дәресләр бирдек. Шулай булса да, Хатыйп абый бервакытта да үзенә җылы кәнәфиләр таләп итмәде», - диде ул 11нче татар гимназиясендә узган Хатыйп Миңнегулов исемендәге «Дөньяда сүзебез бар» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә.

Галим Хатыйп Миңнегуловны гаҗәеп дәрәҗәдә кызыклы шәхес булуын, гыйльми эшчәнлеге киң тармаклы булуын әйтте. «Хатыйп Йосыф улы белән мин 42 ел бергә. Баштан студенты булдым, аннары коллега булдык. Фәнни җитәкчем һәм остазым да иде ул. Бер кафедра утырышында галимебез Резедә Ганиева Хатыйп абыйны Ризаэтдин Фәхретдин белән тиңләде», - диде ул.

Таһир Гыйлаҗев әйтүенчә, Хатыйп Миңнегуловның аяк басмаган төбәкләре калмаган. «Ул Европа, Азия илләренә барып кайтты. Ике ел элек Кытайга чыгып китте. Ул мәгърифәт нуры чәчеп, чыгыш ясап кайтты. Нинди тынгысыз җан! Сабыр, кайгыртучан, бер вакытта да кешенең хәтерен калдырмый. Кайгыртучанлыгы аның якын туганнары, мөнәсәбәтендә генә чагылмый, ул үзенең хезмәттәшләре хакында да кайгырта», - ди ул.

«Ул гел шалтыратып тора, хәлеңне белә, киңәшләрен бирә һәм вакыйгалар турында кыскача сөйли. Милли җанлы, милләтпәрвәр кеше. Гомере буе Тукайга тугры калып, татар халкының куанычы өчен сөенеп яшәп, борчулары өчен кайгырып яшәде. Татар халкының язмышын үз язмышыдай кабул итте. Кызганыч, мондый шәхесләр сирәк», - дип билгеләп үтте ул.

Таһир Гыйлаҗев Хатыйп Миңнегуловның алты дистәгә якын әдәбият фәненә хезмәт итүен әйтте. «Хатыйп абый 400-500 биттән торган хезмәтләр яза. 1700ләп публикация авторы, шуның 70е – китап, 23е – монография. Шушы саннар гына да аның фәнни эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сөйли. Эшчәнлеген сөйләп бетерә торган түгел», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100