news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегулов: Укытучылар Флера Сафиуллина кебек эшләсә, телнең дәрәҗәсе артыр иде

Хатыйп Миңнегулов: Укытучылар Флера Сафиуллина кебек эшләсә, телнең дәрәҗәсе артыр иде
Салават Камалетдинов

Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, башка укытучылар да профессор Флера Сафиуллина кебек эшчәнлек алып барса, татар теленең дәрәҗәсе күтәрелер иде.

«Укытучылар белән очрашуларга, чакырсалар, чакырмасалар да бара иде. Башка укытучыларыбыз Флера Садриевна кебек эшләсә, телебез шулкадәр югары дәрәҗәгә күтәрелер иде. Кызганыч, кайбер сәбәпләр аркасында без моңа ирешә алмадык. Чит ил студентлары белән дә яратып эшләде», - диде ул Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Флера Сафиуллинаның 85 еллыгына багышланган искә алу кичәсендә.

Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, татар халкының шагыйрь-әдипләренең күбесе татар филологиясе факультетында укыган. «Флера Садриевна аларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән кеше. Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Мөдәррис Әгъләм һ.б. «Флера апа», - дип «үлеп» торалар иде», - диде ул.

«Уңган-булган кеше дигән гыйбарә ошый. Шушы сүз Флера Садриевнаның бөтен гамәле, эшчәнлегенә туры килә. Аның сөйкемле сөяге, мөлаемлеге бар иде. Флера Садриевна белән без 1968 елдан университетта бергә эшләдек. Студентларын ярата иде. Шул ук вакытта, таләпчән дә булды. Эленке-салынкы йөргән кешеләрне тәнкыйтьли иде. Татар телен, аның бөтен нечкәлекләрен бик яхшы белә иде», - диде әдәбият галиме.

Ул КФУ галиме Флера Сафиуллинаның борынгы әдәбиятны гына түгел, хәзерге әдәбият белән дә яхшы таныш булганын әйтте. «Җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Укыган вакытта тарих-филология факультетында «Әдәби сүз» стена газетасы чыга иде. Ә рус факультетында «Ленинская знамя» газетасына редактор таба алмадылар. Флера Садриевнаны шушы газетаның баш редакторы итеп билгеләделәр. Шул ук елны Казан шәһәре газеталары арасында беренче урын алды», - дип искә алды ул.

  • Флёра Сафиуллина (24.05.1938 - 6.12.2011) – галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиясенең хакыйкый əгъзасы. Синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы буенча студентларга лекцияләр укыган галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100