news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар галимнәре Флера Сафиуллинаны искә алды: Ул аерым институт кадәр эш башкарды

Татар галимнәре Флера Сафиуллинаны искә алды: Ул аерым институт кадәр эш башкарды
Зилә Мөбәрәкшина

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә галимә, филология фәннәре докторы, профессор Флера Сафиуллинаның 85 еллыгына багышланган кичә булды.

Кичәне гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Йосыпова алып барды. «Яраткан остазыбыз арабыздан бик иртә китеп барды. Ләкин без аны онытмыйбыз, һәрвакыт искә алабыз, сагынабыз. Бу чара Флера Садриевнаны хөрмәт итү, сагыну һәм яратуыбызның бер билгесе. Ул татар галимнәреннән беренчеләрдән булып чит ил галимнәре, тюркологлар белән элемтә урнаштырды. Шуларның берсе – Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр», - диде ул.

«Флера Садриевнаның тормыш юлы барыбыз өчен дә үрнәк. Барлык гомерен яшьләр белән эшләүгә багышлады. Аның 500ләп хезмәте, 10нан артык фән кандидатлары, докторлары бар. Флера апаның хезмәтләре - зур-зур монографияләр, сүзлекләр, үзөйрәткечләр һ.б. Ул бик күп вакытын эшкә, фәнгә багышлады. Аерым фәнни институт кадәр эш башкарды, безгә зур мирас калдырды», - диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

КФУ доценты Кадрия Фәтхуллова әйтүенчә, Флера Сафиуллинаның эше дәвам итә, буыннан-буынга тапшырыла. «Без аңа рәхмәтле, һәрвакыт истә тотып яшибез. 1990 елларда рус телле балаларга татар теле укытыла башлагач, Флера Сафиуллина махсус программалар төзүдә җитәкчелек итте. Укытучыларның белемен күтәрү курсларында даими рәвештә лекцияләр укыды, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Төрле илләрдән килгән студентларны татарча сөйләшергә өйрәтте», - диде ул.

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары Фирүзә Сибгаева, Гүзәл Нәбиуллина, Раушания Нурмөхәммәтова галимәнең югары уку йортлары студентлары өчен күпсанлы дәреслекләр авторы булуын билгеләп узды. «Мәктәп һәм укытучылар белән тыгыз бәйләнештә яшәде. Шуңа күрә татар һәм рус телле балалар өчен дәреслекләр, методик әсбаплар төзүдә катнашты, актив эшчәнлек алып барды», - диде алар.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлек мөдире Энҗе Гыйззәтуллина дәүләт теле буларак татар телен мәктәпләрдә барлык укучыларга укыту өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде. «Флера Сафиуллина барлык укучыларга татар телен өйрәтүнең нигезләрен салучылар рәтендә торды. Бүгенге көндә дә татар теле укытучылары сөйләмендә «Сафиуллина дәреслекләре» дигән сүз һаман да бар. Алар аны һаман да яратып искә ала», - диде ул.

«1990 елларда татар телен балаларны төркемнәргә бүлеп укыттылар. Мәктәпләргә татар теле укытучылары җитмәде. Татар телен бераз белгән башка фән укытучылары да татар теле укыта башлады. Ә аларның үзләренә татар телен өйрәнү өчен дәреслек кирәк булды. Шуңа күрә Флера Садриевна белән бергә авторлыкта эшләгән галимнәргә рәхмәт. Бик күп сүзлекләр, методик әсбаплар, тел белемен гади итеп аңлата торган китаплар чыгардылар», - диде Энҗе Гыйззәтуллина.

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова үзен Флера Сафиуллинаның дөньяви шәкерте дип атады. «Ике авылда без аның белән фольклор экспедициядә булдык. Өч көндә ул миңа кеше булып калырга өйрәтте, дөньяның «ак-кара»дан гына тормавын әйтте. «Никадәр күбрәк күтәреләсең, шулкадәр хатын-кыз-шәхескә тормышта яшәве бик авыр», - диде. Мин аның сүзләрен еллар үткәч тә исемә төшерәм. Аның күңеле нурлы, яхшы кеше иде», - диде ул.

Флера Сафиуллинаны искә алу кичәсенә аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, шәкертләре, фикердәшләре, студентлар катнашты. Кичә күмәк фотога төшү белән тәмамланды. Чара Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге белән берлектә үткәрелде.

Фото: © Салават Камалетдинов/архив

  • Флёра Сафиуллина (24.05.1938 - 6.12.2011) – галимә, татар теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиясенең хакыйкый əгъзасы. Синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы буенча студентларга лекцияләр укыган галим.
  • Хәзерге Тукай районы Теләнче-Тамак авылында хезмəткəр гаилəсендə туа. Яңа Чүриле урта мəктəбен бетереп, 1955 елда Казан дәүләт университетындагы татар теле һəм əдəбияты бүлегенең тарих-филология факультетына укырга керə. 1960 елда югары уку йортын тəмамлап, гомеренең соңгы көннəренə кадəр Казан дəүлəт университетында хезмəт куя.
  • 1961–1992 елларда университетның татар теле кафедрасында ассистент, доцент, 1992–2011 елларда чит телле даирәдә татар теле кафедрасы мөдире булып эшли. 2000 елда ул «Татар әдәби теленең синтаксик төзелеше үсеше (ХХ гасыр)» темасына докторлык диссертациясе яклый. Якынча 500 данə басманың авторы һəм соавторы, 40 еллык фәнни эшчәнлек дәверендә 300дән артык фәнни, методик хезмәтләр, 100дән артык монография, дәреслек, 10 сүзлек авторы. 2011 елда Казанда вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100