news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегулов: Татар халкы зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалаша

Хатыйп Миңнегулов: Татар халкы зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалаша
Хатыйп Миңнегулов
Абдул Фархан

Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов татар халкын зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалашкан дип әйтте.

«Татар халкы зур милләт буларак Алтын Урда чорында формалаша. XIII гасыр урталарында – XIV гасыр башларында фән алга китә, язма әдәби традицияләр барлыкка килә. Телебез уртак төрки тел буларак түгел, ә үзебезнең татар теле, әби-бабайларыбыз теле булып үсеш ала. Күпләр моны оныта. Шушы хакыйкатьне истә тотсак иде», - диде Хатыйп Миңнегулов Алтын Урда шагыйре Сәиф Сараиның 700 еллыгына багышланган фәнни конференциядә.

Татарларның борынгы әби-бабайлары болгарлар булган дигән теория яши. Хатыйп Миңнегулов болгарларны татар халкының бер компоненты гына дип атый. Аныңча, милләт формалашуында кыпчакларны да, хәзәрләрне дә, һәм башка халыкларны да исәпкә алырга кирәк.

Бу көннәрдә Самара өлкәсенең Камышлы авылында «Сәиф Сараи укулары - 2022» дип аталган төбәкара конференция узды. Әлеге чараны Камышлы районы администрациясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырды.

Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100